Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Халык муенына богау” шигаре астында митинг узды

"Халык муенына богау" - Коммунистлар партиясенең Әлмәт бүлеге каланың Нефтьчеләр мәйданында шундый шигар белән митинг оештырды.

Анда күтәрелгән мәсьәләләр нигездә торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле иде. "Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуын чикләргә", "ОДН исеме белән талауларны туктатырга" - оештыручылар әзерләгән плакатларда башлаган чакыру халык чыгышларында дәвам итте. Нигезсез исәпләнгән түләүләрне, "күктән алып" язылган бурычларны айдан-айга яңадан исәпләтеп арыган әлмәтлеләр "хакыйкать эзләү бер структурадан икенчесенә "боҗра әйләнәсендә йөрүдән" ары китми", дип чаң суга. Коммуналь тармактагы проблемаларны хәл итү буенча таләпләрен митингта катнашучылар резолюциягә теркәде. Документ Россия Президентына, Татарстан башлыгына, Прокуратурага һәм Тикшерү комитетына җибәреләчәк. Үзгәрешләр булырмы - әлеге сорауга җавапны 22 апрельгә билгеләнгән чираттагы митингта ишеттерәчәкләр.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250