Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гаилә спорт фестивале узды

Шәһәр стадионында гаилә спорт фестивале узды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Әлмәтнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллыклары уңаеннан оештырылган бу чарада 130 дан артык гаилә "Әлмәт муниципаль районының иң җитез спорт гаиләсе" титулы өчен көч сынашты. Аларга эстафета, скакалкада сикерү, гер күтәрү һәм башка сынаулар узарга туры килде. Көчләр тигез булмаса да катнашучыларның фикере уртак: гаиләне ныгыту, үзеңне яхшы физик формада тоту һәм рух, кәеф күтәренкелеге өчен мондый чаралар бик кирәк. Фестиваль соңында җиңүчеләргә дипломнар һәм район башлыгының истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук 2012-2013 елларда җирлектә уздырылган спорт чараларында иң актив катнашкан гаиләләрне дә билгеләп үттеләр.

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250