Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә әфганчыларны искә алдылар [+ФОТОЛАР]

Бүген әлмәтлеләр кабат Хәтер мәйданына җыелды. Без бу юлы әфган сугышында вакытсыз гомерләре өзелгән асыл егетләребезне искә алдык.

Соңгы совет солдаты Әфганстан җирен калдырып чыкканга 27 ел тулды. Әлеге чарага багышланган митингка әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, шәһәр җәмәгатьчелеге, студентлар, укучылар җыелды. Әти-әниләрнең йөрәкләре һаман да сыкрый.

Интернациональ бурычларын намус белән үтәгән егетләребез турындагы истәлекләр онытылырга тиеш түгел. Район башлыгы урынбасары урынбасары Наҗия Хәйдәрова, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ришат Сабиров һәм Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов та чыгышларында моны искәртеп үтте. Гомерләре әнә шулай иртә өзелгән якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса