Әлмәттә Фатыйх Кәрими укулары үтте
Мәгърифәтче галим, күренекле язучы, журналист Фатыйх Кәриминең тууына 147 ел тулуга багышлап аның исемендәге укулар оештырылды.
Ул Миңлебай авылы мәктәбендә үтте. Чыгыш ясаучылар Фатыйх кәриминең татар журналистикасының күренекле вәкиле, "Вакыт" газетасына нигез салуы, китап басу эшенә зур хезмәт куюы һәм башкалар турында сөйләделәр. Килгән кунаклар өчен Ф. Кәрими музеенда экскурсия оештырылды. Музейда кунаклар Ф.Кәримиләр гаиләсенә багышланган яңа экспозиция белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа