Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсезләрне эшкә урнаштырдылар

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылды.

Әлеге чарада "Магнит" гипермаркеты ("Тандер" ЯАҖ) һәм "Сервис үзәге-2" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Беренче катның фойесында эшсез һәм эш урыннары булмаган гражданнар тәкъдим ителгән вакансияләр белән танышып, анкеталар тутырдылар. Аларга эш урыннары турында белдерүләр урнаштырылган гәҗит, листовка, буклетлар таратылды.
Ярминкәдә йөк төяүче, кассир, кладовщик, оператор, сатучы, видеокүзәтү буенча белгеч, сәүдә секциясе мөдире, автоэлектрчы, автомобильләр төзекләндерү буенча слесарь кебек белгечлекләр буенча 140лап вакансия тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250