Әлмәттә эшсезләрне эшкә чакырдылар
Мәшгульлек үзәгендә өч көн дәвамында Ачык ишекләр көне уздырылды. Аның барышында эш бирүчеләр белән "Кулай хезмәттәшлек" темасына түгәрәк өстәл артында очрашу да оештырылды. Анда төрле тармактан 90 нан артык җитәкче катнашты. Шулай ук вакансияләр ярминкәсе дә үткәрелде.
"ТМС групп", "ТНГ-АлГИС", "Союз-Агро", "ТатАИСнефть", "Татинтек", "ТатАСУ", "Булгарнефть", "СМП-Нефтегаз" һәм башка җәмгыятьләр эшсезләрне үзләренә чакырды. Бу көнне барлыгы 200 дән артык вакансия тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа