Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эшмәкәрләргә законнарны искә төшерәләр

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча махсус комиссиянең эшче төркеме шәһәр һәм район эшмәкәрләре белән очрашулар уздыра. Шушы көннәрдә алар Түбән Мактама бистәсенә барды.

Эшче төркем кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә законнардагы үзгәрешләр, аларны бозган өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Мондый очрашуларның максаты - "соры" хезмәт базарын киметү. Хезмәткә түләүнең минималь күләменнән аз эш хакы бирүчеләрнең штрафка тартылуы (һәр килешү буенча 50 мең сум) эшмәкәрләрне сагайтты. Әле бүген дә күпләр хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү кагыйдәләрен белмәүне сылтау итеп китерә. Янгын чыккан "Адмирал" сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләрнең байтагы рәсми теркәлмәгән булып чыккан. Эшкә килешүсез генә кабул ителүчеләр, конвертта эш хаклары алучылар башкарма комитетта эшләүче "кайнар линиягә" 45-50-09 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса