Әлмәттә “Ел укытучысы – 2014” бәйгесенең муниципаль этабы финалистлары билгеле
Һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау этабында 9 мөгаллим көч сынашачак. Чара шәһәребездә 25 февральдә уза.
Менә алар финалистлар: Мария Сыркина (2 нче мәктәп), Айгөл Хәбибуллина (Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбе), Юлия Долгополова (20 нче мәктәбе), Ольга Камбарова (5 нче гимназия), Марселья Әхмәтшина (6 нчы мәктәп), Альбина Мостафина (5 нче гимназия), Евгения Мамедова (15 нче мәктәп), Гөлнара Гыйләҗетдинова (20 нче мәктәп), Елена Кильдюшева (1 нче кичке мәктәп).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа