Реклама
Шәһәрнең 10 нчы мәктәбендә "Ел укытучысы-2013" бәйгесенең муниципаль туры үтте.
Шәһәр һәм район мәктәпләреннән 12 мөгаллим әлеге бәйгедә катнашу теләге белдергән иде. "Интернет-ресурслар", күрсәтмә дәрес, үзанализ, методик семинар кебек шартларны үтәгәннән соң жюри 7 конкурсантка финалга юллама бирде. 1, 5, 18, 20, 21 нче гомумбелем бирү мәктәпләре, 1 нче гимназия һәм Яшьләр бистәсе мәктәбе вәкилләре "Ел укытучысы" исеме өчен көрәшне 20 февральдә дәвам итәчәк. "Мин XXI гасыр укытучысы. Мин оста" мастер-классы - бәйгенең финал биреме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы