Реклама
Калабызда менә өченче ел рәттән "Ел тәрбиячесе" исеменә шәһәр бәйгесе уздырыла.
Быел әлеге исемгә 31 педагог дәгъва кылды. Бәйгедә катнашучыларга өч тур узарга кирәк иде. Финалга 5 тәрбияче чыкты. Кискен көрәштә 18 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Сафина җиңүче булып танылды. Республика бәйгесендә Әлмәтнең данын ул яклаячак. Гөлнара Киселева (57 нче ДОУ) икенче, 54 нче бакчаның физик культура буенча инструкторы Кира Брендюрева өченче урын яулады. 50 нче бакчаның музыка җитәкчесе Ольга Федотова һәм 36 нчы бакчаның физик культура буенча инструкторы Вера Самойлова "Балаларга йөрәгемне бирәм" һәм "Мәгарифтә инновация" номинацияләрендә җиңүче булдылар.
Эльмира ГАБИДУЛЛИНА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы