Әлмәттә экологик икеайлык тәмамланды
Районда экологик икеайлык тәмамланды.
1 апрельдән 1 июньгә кадәр 8 санитар җомга, ике шимбә өмәсе үткәрелде. Уртак көч белән шәһәр һәм район чистартылды. Әлеге кирәкле гамәлдә барлыгы 59090 кеше катнашты, 1152 машина чүп җыеп түгелде. Табигатькә зыян салучыларга карата бу чорда 250 административ беркетмә төзелгән. Экологик икеайлык кысаларында "Урман утырту көне" акциясе дә уздырылды. Шәһәр территориясендә бу чорда 10908, авыл җирлекләрендә 3178 агач утыртылды. Әйләнә-тирә мохитыбыз турында кайгырту игътибар үзәгеннән төшми. 10 июньдә Яшьләр бистәсендә районда экологияне савыктыруга багышланган семинар-киңәшмә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа