Әлмәттә дини-агарту үзәге төзелә
Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы көн кадагына бары бер сорау куелган иде. Ул да булса - калабызда дини-агарту үзәге төзү.
«Светоч» дип аталган әлеге үзәкне проектлаганнар инде. Шәһәр төзелеше советы әгъзаларына аның берничә варианты күрсәтелде. Дини-агарту үзәге өчен берничә урын каралган булган. Ахыр чиктә аны Яшьләр үзәге бинасы артындагы гыйбадәтханә янында, Пушкин урамы, 49 нчы йорт адресы буенча төзергә рөхсәт бирелде. Өч катлы бина әллә ни зур булмаячак. 14 х 30метр зурлыгындагы бинаның өске катларында 11 сыйныф бүлмәсе урнаштырыла. Һәр сыйныфта унар укучы, барлыгы 110 кешегә белем бирү планлаштырыла. Беренче катта ашханә, директор, укытучылар өчен кабинетлар һәм ярдәмче бүлмәләр. проектта спорт белән шөгыльләнү өчен дә зал каралган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов шәһәрдә дини-агарту үзәгенең булмавын искәртеп, бу объектның мөһимлеген, сайлаган урынның да укучыларга килү өчен уңайлы булуын, җәмәгать транспортының янәшәдә йөрүен билгеләп үтте. Нинди акчага төзелүенә килгәндә, Әлмәт епархиясе әлеге проект белән ил күләмендәге бәйгедә катнашырга уйлый һәм бүләккә 50 миллион сум отарга өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа