Әлмәттә Дендрарий паркы ачылачак?! [+ФОТОЛАР]
Төньяк Америка һәм Кытайда үсә торган агачларны хәзер бездә дә күреп булачак.
Өч тапкыр Россиянең һәм СНГ илләренең иң яхшы парк исеменә лаек булган, "Бәллүр тәгәрмәч" бәйгесендә җиңеп чыккан, халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңү яулауган шәһәр паркы елдан-елдан яңара, матурлана гына бара.
16 гектардан артык мәйданны биләгән бу данлыклы паркта 39 төр агач һәм куак утыртылган. Бу - 4500 данә дигән сүз! Безнең тирә-якта еш очрый торган агачлардан тыш, сирәк төрләре дә бар хәтта. Мәсәлән, зәңгәр чыршы, катальпа, тау нараты - Төньяк Америкада үсә, маака шомыртының туган ягы Кытай санала.
Пирамида формасындагы тирәкне, туя агачларын һәм башка шундый сирәк очрый торган үсемлекләрне бары биредә генә күреп була. Якын киләчәктә халык Амур бархаты һәм маньчжур чикләвеге агачларын да күрә алачак әле, күптән түгел аларның орлыкларын алып кайтып утыртканнар.
Киләчәктә паркта тагын да зур үзгәрешләр булыр дип көтелә. Ял паркын парк-дендрарийга әверелдерү хыялы белән янып йөри биредә эшләүчеләр. Экологик, географик һәм декоратив билгеләре буенча үсемлекләр ачык туфракка утыртылачак. Сирәк очрый торган үсентеләр, агачлар турында мәгълүматлар да язылып эленәчәк. Кыскасы, паркка килүчеләр рәхәтләнеп ял итеп кенә калмыйча, вакытларын файдалы итеп тә уздыра, шактый кызыклы мәгълүмат белә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа