Реклама
Хезмәт мигрантларының Әлмәттә күп булуы теркәлде.
Агымдагы елның гыйнвар- июнь айларында Татарстанга килүче мигрантлар саны 28,6 процентка артып, 22888 кешегә җиткән. Беренче яртыеллыкта республикага барлыгы 100 меңгә якын чит ил кешесе килгән.
Иң күп мигрантлар Үзбәкстаннан - 37 меңнән артык, Тажикстаннан - 10 меңнән артык, Казахстаннан - 5 меңгә якын.
Визалы илләрдән Татарстанга 29 меңнән артык кеше кергән. Алар арасында Төркия, Германия, Кытай гражданнары күп.
Беренче яртыеллыкта эш бирүчеләр 2 меңнән артык чит ил хезмәткәренә 62 рөхсәт язуы биргәннәр. Иң күп мигрантлар саны Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда һәм Әлмәттә теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+