Әлмәттә чистарту корылмаларын реконструкцияләү башлана
Әлмәттә чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшчәнлек җәелдереләчәк.
Әлеге мәсьәлә күп тапкырлар Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы дәрәҗәсендә дә тикшерелде. 2016-2017 елларда федераль бюджет турында федераль закон проектын формалаштыру кысаларында республика министрлыгы тарафыннан Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгына 2018 һәм планлы 2019-2020 елларга Әлмәтнең чистарту корылмаларын реконструкцияләүне федераль адреслы инвестицион программага кертү өчен документлар юлланды. Нәтиҗәдә Россия Төзелеш министрлыгы һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы бу юнәлештәге чыгымнарны инвестицион программага кертүне хуплады. Реконструкция 2018-2020 елларда 6 этапта уздырылачак. Быел реконструкция 2 этапны үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа