Әлмәттә чернобыльчеләрне хөрмәтләү дәвам итә
Быел Чернобыль АЭСында һәлакәт булуга 30 ел тулды.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин узган җомга көнне әлеге коточкыч вакыйга нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан әлмәтлеләр, аларның толлары, туганнары белән очрашты. Әлмәттән ярдәмгә баручы 172 кешенең 42 се төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр белән бүләкләнгән. Район башлыгы да кыюлыклары өчен «чернобыльче»ләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды. Очрашуда каһарманга тиң әлеге кешеләрнең җитәкчелекнең даими игътибарында булуы ассызыкланды. Соңгы елларда 22 әлмәтле торак шартларын яхшырткан һәм башка төрле ярдәм тойган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа