Әлмәттә «Частник-2016» операциясе бара
ТР Гостехнадзоры идарәсе боерыгы нигезендә Татарстанда 5 сентябрьдә «Частник-2016» операциясе башланды.
Ул 25 сентябрьгә кадәр барачак. Ул юлларда юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатында үзйөрешле техниканы, тракторларны һәм таккычларны тикшерүне күздә тота.
Тикшерүдә ЮХИДИнең юл-патруль службасы хезмәткәрләре дә катнаша.
Операция барышында шулай ук үзйөрешле техника йөртүчеләрнең рөхсәт итүче категория белән тракторчы-машинист таныклыклары булу, техниканың техник күзәтү үткән булуы, теркәү документлары барлыгы һ.б. тикшереләчәк. Хилафлыклар ачыкланганда закон бозучыларга карата административ йогынты чаралары кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia