Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә – бәйрәм (+ ФОТОЛАР)

Әлмәттә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара булып узды.

"Нефтьче" Мәдәният сараена сугыш һәм тыл ветераннары, хәрби хезмәттә булып кайтучылар, офицерлар, кадетлар җыелды. Бүген Әлмәттә сугышта катнашкан 133 ветеран, 3120 тыл хезмәтчәне, 496 "әфганчы", Чечнядәге чуалышларда катнашкан 696 кеше яши. Залда утыручыларны хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ришат Сабиров, район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүчеләрне район башкарма комитеты һәм Советының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы хәрби-патриотик тәрбия бирү эше буенча республика бәйгесендә беренче урын яулады.

Үзешчән сәнгать осталары бүләккә иң яхшы чыгышларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса