Реклама
"Нефтьче" Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.
Гүзәл затларны ир-атлар исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Әлмәттә 109 мең хатын-кыз яши. Алар арасында сугыш чорында батырлыклары белән Ватанны яклаган ветераннар да бар. Айрат Хәйруллин аларга аерым рәхмәтен җиткереп үтте. Ул шулай ук "Ел хатын-кыз" бәйгесенең шәһәр этабында җиңүчеләрне тәбрик итте. Концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+