Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә быелгы сайлауларда үзгәрешләр бар

Киләсе якшәмбе без Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатлар сайлаячакбыз. Быел безне нинди үзгәрешләр көтә - Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова журналистларның әлеге һәм башка сорауларына җавап бирде.

Безнең шәһәр һәм район 30 нчы Әлмәт бер мандатлы сайлау округына карый. Әлмәттән тыш аңа тагын 7 төбәк керә. «Әлмәт 18 сентябрьдә үтәчәк Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзер», - дип белдерде Татьяна Ершова. Әлмәт территориясендә шәһәрдә 62, районда 54 сайлау участогы оештырылган һәм алар узган атнада эшли башлады. Быел шәһәрдә ике яңа сайлау участогы да төзелде. Аларның берсе «Д» зонасында 4 нче балалар бакчасы территориясендә урнашкан. Димәк, әлеге микрорайонда яшәүчеләргә еракка барырга туры килмәячәк, алар 18 сентябрьдә үзләренең сайлау участогында гына тавыш бирә алачак. 25 нче мәктәп каршында да өстәмә сайлау участогы булдырылган. Дөрес, биредә моңа кадәр дә сайлау участогы бар иде. Әмма аңа керү Ленин урамы яклап. Өстәмә сайлау участогына Шевченко урамы ягыннан керергә кирәк.

- Шуңа күрә сайлауларга барганчы бу район кешеләренә чакыру кәгазен игътибар белән укырга кирәк. Анда нинди адрес буенча бару кирәклеге язылган, - дип мөрәҗәгать итте әлмәтлеләргә Татьяна Ершова.

Бүген сайлау участоклары гадәти көннәрдә 9 дан 18, ял һәм бәйрәм көннәрендә 8 дән 14 сәгатькә кадәр төшке ялсыз эшли. Агымдагы елда сайлау көнне тавыш бирү вакыты иртәнге 8 дән кичке 20 сәгатькә кадәр билгеләнгән.

Бу сайлау кампаниясе вакытында алдан тавыш бирү каралмаган. Шуңа күрә ниндидер сәбәпләр аркасында шәһәрдә була алмаган һәркем сайлау участогына барып башка җирдә тавыш бирү хокукы бирүче таныклык алырга мөмкин. Мондый таныклыкны алу хокукына теге яки бу сайлау участогында теркәлгән кеше ия. Аның бирегә паспорты яки шәхесне ачыклаучы документ белән килүе таләп ителә. Ә менә башкалар, мисал өчен, чит шәһәрдә укыган балалар өчен таныклыкны бары тик нотариуста расланган ышаныч кәгазе ярдәменедә генә алырга була. Тагын бер яңалык - тавыш бирү таныклыгы белән хәтта чит илдә дә кемне сайлаганыңны белдерергә була. Агымдагы елда Австрия, Венгрия, Финляндиядә безнең 30 нчы бер мандатлы сайлау участогына караган 8 сайлау участогы оештырылган. Биредә ял итүче, эшләүче, командировкада булучы якташларыбыз консуллыкта безнең төбәктәге кандидатлар арасыннан берсе өчен тавыш бирү мөмкинлегенә ия.

Сайлауга чакыру кәгазьләрен өләшә башладылар. Ассызыкланганча, закончалык нигезендә сайлау комиссиясе әгъзалары аларны сайлаучыга шәхсән тапшырырга тиешләр.

- Сайлау көненә килгәндә, без ике бюллетень буенча тавыш бирәчәкбез. Аның беренчесендә Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучы 14 партия исемлеге язылган. Икенче бюллетеньдә 30 нчы Әлмәт бер мандатлы сайлау округы буенча күрсәтелгән 7 кандидатның исем-фамилиясе. Ике бюллетеньне дә, күңелебезгә хуш килгән партия һәм кандидат янына билге куеп, эчке ягына әйләндереп, урнага салабыз, -дип аңлатты Татьяна Ершова.

Бу көнне сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, сайлау участогына килә алмаучыларга өйләрендә тавыш бирү оештырыла. Аларга хәзердән үк сайлау участогына шалтыратып, заявка бирергә кирәк. 18 сентябрьдә аларга участок комиссиясе әгъзалары кечкенә урналар белән киләчәк.

Сайлау көнне барлык сайлау участокларында буфетлар, концертлар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса