Реклама
Әлмәт 2016 елда үсеш алуын дәвам итәчәк. Төзекләндерүнең яңа проектлары кыскартылмый һәм безне бик күп күркәм үзгәрешләр көтә. Бу хакта район башлыгы Айрат Хәйруллин белдерде.
2016 елга финанслау расланган инде һәм куелган бурычлардан артка чигенү булмаячак. Проектлар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланган. Быелга куелган төп бурыч - сусаклагычны реконструкцияләү.
Шулай ук 2016 елда шәһәр күлен дә үзгәреш көтә. Хәзер аның суына анализ ясала, чөнки Петуховка бистәсе халкы күлгә пычрак су түгә.
Районда берничә ветеринария пункты ачылачак. Яңа мәктәп тә төзеләчәк быел. Аның планы булдырылган һәм урыны билгеләнгән инде. Бүген финанслау мәсьәләсе тикшерелә.
Моннан тыш, Әлмәттә сәламәтләндерү комплексы - Су үзәге төзелеш алачак. "Мирас" комплексында спорт залы, фитнес-үзәк, бассейн, аквапарк булачак.
Үзәк район хастаханәсендә ремонт эшләре дәвам ителер дип көтелә. Балалар хастаханәсенә исә ел башыннан ук Казаннан хирурглар эшкә кайтачак. Бездә диагностика үзәге булдырылып, балаларга операция ясату өчен Лениногорскига барырга туры килмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+