Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бәяләр игътибар үзәгендә

Әлмәт шәһәр прокуратурасыннан хәбәр итүләренә караганда, прокуратура РФ Генераль прокурорының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән азык-төлек базарында бәяләр билгеләнүне тикшереп кенә тора.

Әйтик, шәхси эшмәкәр С.И. Рекичинскийның «Ярмарка» кибетендә карабодай ярмасына, шикәр комына, кондитер эшләнмәләренә өстәмә бәя куелу 20 проценттан артып киткән, җиләк-җимешкә ул 3,92 % тан 10,94 % ка кадәр тәшкил итә.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә торган 40 исемдәге азык-төлек товарына мониторинг мәгълүматлары төрле сәүдә объектларында бәяләрнең төрлечә арттырылуын күрсәтә. Иң югарысы карабодай ярмасына (44%), шикәр комына (51%), кишергә (23%), татлы борычка (32%), бананга (26%), мандаринга (16%). Бу хәл эчке базарда бәяләр куелышы турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелекне арттыруны, шул исәптән кисәтү характерындагы чаралар күрүне таләп итә.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре нигезендә һәм хокук бозуларны кисәтү максатында закон бозуга юл куймау зарурлыгы турында 5 кисәтү ясалды. Шулай ук Әлмәт прокуратурасы тормыш өчен бик мөһим булган даруларның бәяләренә атна саен мониторинг үткәреп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса