Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә буш кәнәфиләр бар!

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты креатив, тотрыклы, эшкә сәләтле һәм талантлы кандидатуралар эзли.

Шушы сыйфатлар белән беррәттән, кесәңдә югары белем турында дипломың булу, ә хезмәт стажың белгечлек буенча ике елдан, муниципаль хезмәттә бер елдан да ким булмау шарт.

Вакантлы вазифалар:

- оештыру ягыннан тәэмин итү, контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенең контроль-оештыру бүлеге начальнигы;
- мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык идарәсе начальнигы.

Заявкалар һәм конкурс документациясен бирү урыны: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39 нчы йорт, 126 нчы кабинет. Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 32-68-95.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса