Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бурычлыларны эш урыннарына хәбәр итәләр

Фатирлардан тыш, һәрберебезнең йортында тотылган суның исәбен алучы счетчиклар урнаштырылган. Аларга кем хезмәт күрсәтә, эшчәнлекләре канәгатьләнерлекме, безгә алардан зыян юкмы - әйдәгез, шул хакта укып карыйк әле.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагы проблемасыз тормый. Берсе чишелә, икенчесе пәйда була. Гомумйорт счетчиклары уңаеннан да сораулар даими калка. Аларга хезмәт күрсәтүчеләр арасында шәхси оешмалар да бар икән.
Торак-коммунальчыларның чираттагы штаб утырышында әлеге счетчикларның стратегик объектлардан саналуын исәпкә алып, аларны дәүләт оешмалары хезмәт күрсәтүенә тапшыру турында сүз барды.
Хәзер барлык идарәче компанияләр шәхси оешмалар белән килешүләрен өзәләр.
«Новация» УКЖД ҖЧҖ да шәхси оешма белән хезмәттәшлек иткән. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов бәян иткәнчә, идарәче компания карамагындагы йортларның счетчикларын тикшерү барышында бихисап җитешсезлекләр ачыкланган. Кайсыберләрендә җиргә тоташтыру булмаган, икенчеләрендә торбаларда изоляция юк яки өлешчә генә, пломба, манометрлар белән дә проблема күзәтелә, идарә итү щитлары канәгатьләнерлек торышта түгел һәм башкалар. 13 йортның һәммәсендә дә таләпләр бозылуы теркәлгән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов 2012 елда ук контроль-хисап палатасы хезмәт күрсәтүче оешма эшчәнлегендә җитешсезлекләрне тапкан булуын хәбәр итте. Әмма, шуңа да карамастан, әлеге фирма белән яңа куелган приборларга хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән. Гомумән алганда, халык йорттагы счетчикларга хезмәт күрсәтүгә елына 12 миллион сумлап акча күчерә икән.
- Бу зур сумма. Фирмаларда җаваплылык булырга тиеш. Әлеге акчага әллә ничаклы эш башкарырга була, -диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.
Ул идарәче компанияләр җитәкчеләре өчен аларның белемнәрен арттыру ниятеннән уку оештырырга кирәклеген дә ассызыклады, аларга подряд оешмаларына карата таләпчәнрәк булырга әйтелде. «Безнең бурыч - торак-коммуналь хуҗалык тармагын Татарстанда иң яхшысы итү, сыйфатлы хезмәт күрсәтү» - максат әнә шундый.
Утырышта кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр белән эш тә тикшерелде. Ел башыннан алып утырыш узган көнгә кадәр барлыгы 350 мөрәҗәгать кергән. Аларның 61 ен «Халык контроле» нә юллаганнар. Хәзер «000» хезмәтенә кәрәзле телефон аша да шалтыратырга була. Моның өчен 8(8553)000000 номерын җыярга кирәк.
Вакытында торак-комуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр дә байтак. Аларның 73 е бюджет тармагында эшли. Утырышта кайсы идарә хезмәткәрләренең күпме бурычы тупланганлыгы, әҗәтлеләр белән алып барылган эш турындагы мәгълүмат та китерелде. Шулай ук "Әлмәт-Водоканал" ААҖгә бурычларны кайтару турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса