Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бозлар куркыныч яный [+ФОТОЛАР]

Октябрь башында көтмәгәндә кыш килеп барчабызны аптырашта калдырган иде. Бүген исә кыш уртасында урамда яз, кар эри. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре мондый көннәргә әзерме, әлмәтлеләр бәхетсезлеккә юлыкмасмы?

Көн җылытуның үз мәшәкатьләре, үз проблемалары бар. Арада иң зурысы - бина кыекчаларында үсеп чыккан сөңге бозлар, түбәләрдәге зур катлам карлардыр. Югарыдан зур тизлектә төшкән боз һәм кар катламнарының нинди бәхетсезлек очраклары алып килүен, шул исәптән кеше гомере өзелү белән тәмамлануы хакында һәрберебез ишетеп тора. Менә быел да күңелсез хәбәрләр ирешә башлады инде.

Әлмәттә узган ял көне Ленин урамындагы 17 нче йорт түбәсеннән боз төшеп, бер кешенең башы җәрәхәтләнгән, агымдагы атна дүшәмбесендә тагын бер якташыбызның машинасы өстенә кар өеме ишелгән һәм шактый гына зур зыян салган. Башкалабызда да өч чит ил машинасы кар катламы астында калган. Мәскәү өлкәсендәге Королев шәһәрендә мәктәп түбәсеннән боз нәкъ бер кыз бала өстенә төшә. Аны авыр хәлдә шифаханәгә алып китәләр. Күңел өшетерлек мисалларны дәвам итәргә була, әлбәттә.

Бу сорау шәһәр һәм район службалары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә дә каралды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин барлык идарәче компанияләрне тикшерергә, алар хезмәт күрсәтүендәге йорт түбәләрендә сөңге бозлар асылынып торса һәм кар катламнары тупланган булса, бу торакчыларга карата чара күрергә күрсәтмә бирде. Бүген калабызның "ЖилбытсервисМ", "5 нче ЖЭУ", "10 нчы ЖЭУ", "Темп", "Надежда" җәмгыятьләре түбәләрне вакытында чистартмаганы өчен административ җаваплылыкка тартылды. Аларга административ комиссия 15 меңнән 30 меңгә кадәр штраф салды. Әгәр мондый хәл тагын кабатланса, аларны 30 меңнән 50 мең сумга кадәр акчалата җәза көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса