Әлмәттә бүгеннән Хәтер атналыгы башланды
Җиңү бәйрәменә санаулы көннәр калды. Шушы вакыт эчендә арабыздан киткән ветераннарның да каберлекләренә бару, чәчәкләр кую, аларны искә алу мәслихәт.
Район башкарма комитеты җитәкчесе бүген киңәшмәдә 4 майдан башлап Хәтер атналыгы уздырырга күрсәтмә бирде. Әлеге акция кысаларында предприятие коллективларын, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрне 9 майга кадәр зиратларны җыярга, тәртипкә китерергә чакырдылар. Әлеге изге эштән беркем дә читтә калмастыр, шәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia