Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә беренче тапкыр “Кышкы карусель” фестивале узды

Фисташка чикләвегеннән йөзем тәлгәше, каен тузыннан чәчәкләр, саламнан картиналар, бәйләнгән, чигелгән эшләнмәләр. Бу могҗизаи кул эшләрен "Кышкы карусель" фестивале кысаларында оештырылган күргәзмәдә күрергә мөмкин.

"Кышкы карусель" Россиядә 10 ел элек "Лукойл" компаниясе тарафыннан гамәлгә куела. Республика Президенты һәм Хөкүмәте, "РИТЭК" компаниясе башлангычы белән Татарстан бу чарага 2010 елда кушыла. Әлмәттә исә фестиваль быел беренче тапкыр оештырылды. "Опека" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге аны уздыруга 150 мең сумлык грант отты.

Яшьләр үзәге фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе белән каршы алды. "Дөнья матур" - күргәзмәнең исеме җисеменә туры килеп тора: табигый һәм инде кулланырга яраксыз материаллардан балалар фантазиясе матурлык койган. Күргәзмәгә 110 нан артык иҗат эше куелган. Жюри 1 нче урынга каен тузыннан чәчәк бәйләме ясаган Виолетта Вәлитова, 2 нче урынга саламнан "Алтын әтәч" панносын иҗат иткән Людмила Тумаева лаек дип тапкан. 3 нче урынны Алина Муллина яулаган. Оештыручылар сүзләренчә, фестивальдә Әлмәт, Рус Акташы махсус коррекция мәктәпләре, мәктәп-интернат, шулай ук Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия, 3, 4, 16, 18 нче урта мәктәп укучылары, 65 нче һөнәри көллият студентлары аеруча актив катнашкан.

Күргәзмә җиңүчеләрен тәбрикләгәннән соң сәхнәгә "Кышкы әкият" белән яшь артистлар, соңрак җыр-биюгә һәвәс балалар күтәрелде. Инвалидлар турында фикер йөрткәндә "мөмкинлекләре чикле" дигән үзлек янәшә барса да, аларның күп нәрсәгә сәләтле, чын талант икәнлекләрен раслаучы гамәлләре алдарак тора. "Кышкы карусель" фестивале моны тагын бер кат раслады.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250