Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты башлана

15 сентябрь көнне Әлмәтнең мәдәният учреждениеләрендә бердәм дәрес узачак.

Анда 1 нче сыйныф укучылары мәдәни көндәлекләргә ия булачак.
Бу проектны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыра.
15 сентябрьдә 11 сәгатьтә татар драма театрында проектка старт бирелә. Театр белән интерактив танышу параллель рәвештә өч залда узачак. Моннан тыш, беренчеләрнең пәрдә артына кереп костюмнар карау һәм фотога төшү мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса