Әлмәттә бер компанияне бик зур штрафка тартканнар
Әлмәт шәһәр суды бер компаниягә 600 000 сум штраф салырга дигән хөкем карары чыгарган.
Әлеге букмекерлык компаниясе белем бирү учреждениесе бинасында комарлы уеннар оештыру белән шөгыльләнгән. Тикшерү күрсәткәнчә, компания 31,1 кв. метрлы бинаны арендага алган булган. Бинаның хуҗасы - "Нефтяник" хоккей клубы. Клубның белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе бар. Ә закон буенча балалар белем бирү, медицина, санаторий-курорт учреждениеләре биналарында букмекерлык конторалары, тотализаторлар урнашырга тиеш түгел. Букмекерлык компаниясенә карата лицензия шартларын тупас бозган өчен административ беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа