Реклама
Әлмәтнең «Джентльмен удачи» кафесында чит илдә эшләнгән хәмер эчемлеге дип суррогат тәкъдим иткәннәр.
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер кафеда акциз маркалары булмаган, шулай ук ялган акциз маркалы исерткеч эчемлекләргә тап булганнар. Җәмгысе 31,4 литр ялган хәмер табып алынган. Шул ук вакытта кафеның исерткеч эчемлек сатарга лицензиясе дә булмаган.
Эшмәкәргә карата административ эш кузгатканнар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге кафе аерым контрольдә тотылган, чөнки элегрәк тә анда Казахстанда җитештерелгән хәмер табып алынып, закон бозучы административ җавапка тартылган булган. Димәк, кафе хуҗалары әлмәтлеләрнең сәламәтлеге белән «шаяруын» дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+