Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бер эшмәкәр тикшерелмәгән ит сата

Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы шәхси эшмәкәр И. ның эшчәнлеген урынга барып тикшерә. Аның ветеринария документларыннан башка продукция сатуы ачыклана. Поставкалаучылардан кергән терлекчелек продукциясенә озата килүче ветеринария документлары булмау ветеринария өлкәсендә закон бозу дип таныла. Бу хәл кешеләр һәм терлекләр өчен уртак булган авыруларның кертелүе...

Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы шәхси эшмәкәр И. ның эшчәнлеген урынга барып тикшерә. Аның ветеринария документларыннан башка продукция сатуы ачыклана.

Поставкалаучылардан кергән терлекчелек продукциясенә озата килүче ветеринария документлары булмау ветеринария өлкәсендә закон бозу дип таныла. Бу хәл кешеләр һәм терлекләр өчен уртак булган авыруларның кертелүе һәм таралуы ихтималы белән дә куркыныч.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Административ җавапка тартудан тыш, аңа әлеге хилафлыкны бетерү турында кисәтү ясалган һәм аның үтәлеше дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан контрольгә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса