Әлмәттә бер баланы билгесез машина бәргән
16 май көнне 15 сәгать 30 минутлар тирәсендә Гафиятуллин урамындагы 11 Б йорты каршында Төзүчеләр проспектыннан Нефтьчеләр урамына таба баручы билгесез автомобиль көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша чыгучы 2007 елгы кыз баланы бәрдерә.
Автомобильнең тизлеге югары була. Һәм ул юл аша чыгучы баланы үткәрми. Билгесез шофер вакыйга булган урыннан кача.
Кызны тән җәрәхәтләре белән медсанчастька алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia