Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә белгечләр авылга барып кабул итә

Моңа кадәр районда яшәүчеләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә йомышлары төшкәндә шәһәргә йөрергә мәҗбүр иделәр.

Хәзер аларны бу мәшәкатьтән арындырдылар.
Әлмәттә эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк белгечләре үзләре авылларга бара. Халык аларны көтеп ала, чөнки ераграк торак пунктларда яшәүчеләргә бер документ артыннан яисә теге яки бу сорауга ачыклык кертү өчен генә дә шәһәргә килергә, чират торырга туры килә иде. Кайчакларда әллә ничә тапкыр йомыш төшә. Бу вакыт та, юлга сарыф ителгән акча да. МФЦның Әлмәттәге филиалы җитәкчесе Илдар Мусин график төзелүен һәм кабул итүләр шуның нигезендә алып барылуын әйтте. Белгечләр халык күп яши торган авылларга чыга. Кичә алар Кәләй авылында булды. Татьяна Хәйриевага ана капиталы, җир участогы белән бәйле һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса