Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә БДИ тапшырган укучыларның 12се 100 балл җыйган

Татарстанда штатлы режимда 14 фән буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыру менә инде бишенче елын үткәрелде.

Әлмәт муниципаль районында быелгы чыгарылыш укучылары аны 11 фән буенча (француз, немец һәм испан телләреннән кала) бирделәр.

БДИ тапшыру өчен 2, 3, 12, 17 нче мәктәпләр, 2 нче лицей, Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия базасында җәмгысе алты имтихан үткәрү пункты булдырылды. БДИларның төп дулкыны этабында барлыгы 3978 кеше/имтихан тапшырылды (2012 ел белән чагыштырганда 8 гә кимрәк).

Эш планы нигезендә белем бирү учреждениеләре директорлары һәм директор урынбасарлары белән семинарлар, пунктларны оештыручылар һәм җитәкчеләр өчен укыту семинарлары (барлыгы 350 дән артык кеше өчен) үткәрелде. Белгечләр БДИга әзерлек һәм аны үткәрү буенча 4 республика киңәшмәсендә, шулай ук җаваплар бланкларын тикшерү буенча фән комиссияләре эшендә катнаштылар. БДИ нәтиҗәләренең үтәкүренмәлелеген, объективлыгын тәэмин итү максатында 39 җәмәгать күзәтүчесе җәлеп ителде.

2013 елда дәүләт (йомгаклау) аттестациясе этабында БДИда 1220 кеше катнашты (узган ел белән чагыштырганда 30 га күбрәк), шуларның 1047 се - быел мәктәпне тәмамлаучылар, 37 се - 1 нче кичке мәктәпне тәмамлаучылар, 45 е - узган еллардагы чыгарылыш укучылары, 91 е - урта-һөнәри белем алып чыгучылар.

Уку елы азагына 11 (12) нче сыйныфларны тәмамлаучылар барлыгы 1093 кеше булды. Алар барысы да дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә кертелде. 2 нче кичке мәктәпне тәмамлаучы 9 укучы дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында имтихан тапшырды.

1084 чыгарылыш укучысы имтиханнарны БДИ формасында тапшырырга карар иткән иде. Шулардан 12 укучы иң югары күрсәткечкә - 100 балл җыюга иреште (тарих, биология, физика, инглиз теле буенча 1 әр, химия буенча 8 укучы). Чагыштыру өчен: 2012 елда аларның саны 4 булды (рус теленнән 2, информатикадан 1, географиядән 1), 2011 елда - 5 (рус теле, биология, химия, физика), 2010 елда - 6 иде (рус теле һәм әдәбияты).

Тугыз елда БДИларда барлыгы 32 укучы 100 балл үрен яулады. 2013 елда Әлмәт шушы еллар дәверендә беренче тапкыр инглиз теле белән тарихтан иң югары нәтиҗәгә ирешә алды. 184 чыгарылыш укучысы (4,62 %) 90 балл үрен узды (2012 елда - 88 укучы (2,2 %). 280 кеше (7 %) 80 баллдан артык җыйды (2012дә - 5,6 %).

Узган ел белән чагыштырып караганда, рус теле, математика, физика, информатика, химия, әдәбият, инглиз теле, җәмгыять белеме, тарих һәм биология буенча БДИның уртача баллы арткан, ә менә география буенча киресенчә кимегән.

БДИда катнашучыларның барысы да әдәбият һәм инглиз теле буенча иң түбән бусаганы атлап уза алганнар (өлгереш 100 %). Рус теле, математика, химия буенча уртача балл Әлмәттә республика күрсәткеченнән югарырак булып чыккан.

123 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән өчен» медальләре белән бүләкләнде: шуның 54 е - алтын, 69 ы - көмеш медаль. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясе йомгаклары буенча медальгә дәгъва кылучылар санын киметү очраклары күзәтелмәде, чөнки алар барысы да БДИ тапшырганда иң түбән бусагадан ким булмаган күләмдә балл җыюга ирештеләр.

Урта мәктәпләрне тәмамлаган 9 укучы дәүләт (йомгаклау) аттестациясен узып аттестатлар ала алмыйча калды. Бу чыгарылыш укучыларының гомуми күләменә карата 0,85 % тәшкил итә. 2012 елда аттестатсыз калучылар саны 26 булган (2,45 %), шул исәптән 17 се - урта мәктәпләр чыгарылыш укучылары (1,7 %) һәм 9 ы (16,9 %) - 1 нче кичке мәктәпне тәмамлаучылар.

Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча Эльмира ГАБИДУЛЛИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250