Әлмәттә балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен дүрт җинаять эше кузгатылды
Тулы булмаган өч ай вакыт эчендә Әлмәттә балигъ булмаган яшьтәгеләргә алкогольле эчемлек саткан өчен 23 кеше җавапка тартылды.
Шуларның дүртесе берничә тапкыр эләгеп, аларга карата җинаять эше кузгатылды. Чагыштыру өчен: былтыр шундый ук гамәл өчен 66 административ беркетмә төзелеп, биш кеше җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, балигъ булмаган яшьтәгеләргә хәмер саткан өчен, әлеге гамәлдә җинаять билгеләре табылмаганда, гражданнарга утыз меңнән алып илле мең сумга кадәр, җаваплы урындагыларга - йөз меңнән алып ике йөз мең сумга кадәр, юридик затларга - өч йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа