Җәмгыять

Әлмәттә балигъ булмаганнарга хәмер саталармы – махсус рейд моны тикшерде [+ФОТОЛАР]

Яңа елга да озак калмады. Безне алда озын каникул-яллар көтә. Бу бер яктан куанычлы булса, икенчедән, әлеге чорда игътибарлырак булырга кирәклекне кисәтә.

Чөнки нәкъ менә Яңа ел каникулларында бәхетсезлек очраклары, янгыннар, җинаятьчелек арта төшә.

Күпчелеге хәмер куллану аркасында килеп чыга. Әлеге вакыйгаларда балигъ булмаган балаларның да катнашы булуы йөрәкне әрнетә. Балаларга исерткеч эчемлекләр сату тыелса да, кайбер кибетләрдә һаман да аңа юл куела. Махсус уздырылган рейд моны тагын бер кат раслады.

Хәмернең яхшыга илтмәгәнлеген һәркем яхшы белә. Мисал эзләп әллә кая мөрәҗәгать итәсе юк - алар янәшәдә генә. Дуслар, туганнар табын артында утырганда исерткеч эчемлекләрдән кызып китеп бер-берсенә пычак күтәрә, хәтта гомер өзүгә кадәр барып җитә, кемдер алкоголь кулланган килеш урын өстендә тәмәке көйрәтә һәм йокыга талып, янгын чыгара. Үсмерләрнең коточкыч җинаятьләргә баруына да ис китәрлек.

Быелның ун аенда гына да Әлмәттә 50 кеше спиртлы эчемлекләр белән агуланган һәм аларның 27 се якты дөнья белән хушлашкан. Чаң сукмаска мөмкинме соң?! "Яшел елан" аркасында гаиләләр таркалу, күпме сабыйның ятим калуы, исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу турында әйткән дә юк.
Алкоголизмга каршы көрәш максатыннан республикада кичке сәгать 10 нан иртәнге 10 га кадәр спиртлы эчемлекләр сатуны тыю кертелде. Ә балигъ булмаганнарга закон буенча спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра гомумән сатарга ярамый.

Балаларга алкоголь сату аларны әкренләп юк итү дигән сүз. Сатучылар бу хакта онытмаска тиеш, әлбәттә. Тик араларында үсмерләрнең яшьләрен, документларын сорамыйча исерткеч эчемлекләр җибәрүчеләр һаман да күзәтелә. Быел Әлмәттә балигъ булмаганнарга һәм тиешсез сәгатьләрдә хәмер сатучы 32 кибет ачыкланган. Без дә, журналистлар, балаларга берсүзсез сыра сатуның шаһитлары булдык. "Аек Әлмәт" сәламәт яшәү рәвеше клубы эчке эшләр бүлеге белән бергә оештырган рейд Гафиятуллин урамында урнашкан бер кибеттән башланып китте. Балигъ булмаган ике үсмергә - волонтерларга акча тоттырып кибеткә кертеп җибәрделәр. Читтән генә күзәтеп торабыз: кибетче нишләр микән? Малайлар исерткеч эчемлекләр тезелгән киштә янына барып, сыра алдылар да, кассага чиратка бастылар. Сатучы алдагы ир-ат белән исәп-хисап ясады да, үсмерләр алып килгән сыраны кулына алып дәшми генә кассасы аша суктырды һәм калган акчаларын кайтарды. Паспорт сорау да юк, сезгә ярамый сүзе дә чыкмады. Соңыннан ул рейдта катнашучыларга сыраны автомат рәвештә саттым дип аңлатырга тырышты.

"Аек Әлмәт" клубы әгъзалары кибеткә "Биредә балага алкоголь саттылар" дигән наклейка ябыштырды. Әмма закон бозган өчен җаваплылык моның белән генә бетмәде, беркетмә дә төзелде. Балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлек саткан өчен штраф күләме аз түгел - гади сатучыга 30 меңнән 50, кибет хуҗасына 100 меңнән 200, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Реклама

- Минем малайларга карап та тормыйча сыра сату очрагы чынлап та ачуымны китерде. Аларның балигъ булмаганлыгы йөзләренә үк чыккан, хәтта документ сорау да кирәкми иде. Мондый мәсьәләләргә автомат рәвештә карау ярамый. Балаларның тормышы бездән тора, - диде рейдта катнашкан "Саулык" яшүсмерләр клубы мөдире Ольга Халтобина.
Гафиятуллин урамындагы икенче кибеттә сатучы ханым игътибарлырак булып чыкты. Ул үсмерләрдән башта паспортларын сорады, тегеләре үзебез белән юк дигәч, балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлекләр сатарга ярамаганлыгын исләренә төшерде. Баксаң, сатучының авызы бер пешкән булган икән. "Эшкә генә урнашкан, тәҗрибәсез чагым иде. Штраф салдылар. Шуннан бирле уяу булырга тырышам. Үземнең дә җиде балам бар. Әгәр мин сатмасам, башкалар да шулай эшләсә, балаларыбыз сәламәт булып үсәр" , - диде ул. Аның искәртүенчә, үсмерләр сыра һәм башка шуның ише эчемлекләр сорап көндез дә, кич тә, хәтта төнлә дә еш мөрәҗәгать итәләр икән. Шунысы кызганыч, намуссыз кибетчеләр аркасында балалар алкоголизмы дәвам итә, хәмер аларның психикасына һәм физик үсешенә тискәре йогынтысын ясый тора. Ә без балаларда шуның кадәр вәхшилек, кансызлык каян килә дип аптырыйбыз.

Рейд вакытында без тагын берничә кибеттә булдык. Аларда балигъ булмаганнарга хәмер сату очраклары күзәтелмәде. "Аек Әлмәт" клубы җитәкчесе Владимир Фәхриев билгеләп үткәнчә, мондый чаралар алга таба да уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә балигъ булмаганнарга хәмер саталармы – махсус рейд моны тикшерде [+ФОТОЛАР]
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять