Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә балалар бакчаларының яшь педагоглары арасында интеллектуаль марафон булды

28 февральдә 46-нчы "Золушка" балалар бакчасында спорт темасына багышланган интеллектуаль марафон булды. Чараны Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә бүлеге әзерләгән иде. Аның максаты - спортның олимпия төрләренә һәм спорт казанышлары тарихына игътибар җәлеп итү юлы белән физик культура һәм спортны пропагандалау.



Конкурста 46-нчы "Россия балалары" һәм 26-нчы "Балалар дөньясы" мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең яшь педагоглары катнашты.

Интеллектуаль марафон йомгаклары буенча беренче урынга 46-нчы бакчаның яшьләр командасы чыкты, 26-нчы бакча командасы икенче урында. Командаларның икесенә дә Мәгариф идарәсенең дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса