Әлмәттә автомобиль юллары ябылып торачак
Кайсы урамнарда тимер атларда керү тыелганын рәсми рәвештә район башкарма комитетында хәбәр иттеләр.
Автомобильчеләр өчен чикләүләр агымдагы елның 9 маенда актуаль булачак. Бу Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан әзерләнгән чараларга бәйле. Шулай итеп иртәнге җидедән көндезге унга кадәр Мәңгелек утка чәчкәләр салу тантанасы вакытында Тимирязев урамының Радищев һәм Җәлил урамнары аралыгы ябылачак. 8:00-15:00 сәгатьләрдә Җиңү парады һәм шуңа бәйле башка чараларга бәйле рәвештә Ленин урамының Чехов һәм Җәлил урамы арасындагы өлеше, Гагарин урамының Ленин һәм Белоглазов урамына чаклы аралыгы, Радищев урамының Белоглазов һәм Тимирязев урамнарына чаклы өлеше автомобильчеләр өчен ябылып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia