Әлмәттә “Автоледи- 2016” бәйгесе узды [+ФОТОЛАР]
Быел 10 гүзәл зат үзләрен сынап карады.
Машина йөртү тәҗрибәләре 20 елга якын булганнар белән беррәттән, руль артында нибары 1 ел гына йөрүчеләр дә бар иде.
"Автоледи" бәйгесенең популярлыгы елдан-ел арта гына барса да, анда катнашучылар гына әллә ни артмый. Чөнки бәйге этаплары шактый катлаулы: теория, боҗра, парковка, гараж.
Быелгы катнашучылар сынатмады - 10 кызның барысы да беренче этапны узды. Җиңүче итеп инде 10 ел бәйгедә катнашып, берничә тапкыр җиңү яулаган Надежда Кнурова танылды. Ул иң җитезе булып чыкты. Икенче урынга Людмила Кулагина, өченче урынга Регина Лаврентьева чыкты. Кызларга видеорегистратор һәм планшет бүләк иттеләр. Август уртасында Казанда узачак республика бәйгесендә Әлмәт данын Надежда Кнурова яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа