Әлмәттә һава торышы кинәт бозылырга мөмкин
15 гыйнварда Әлмәтә температураның кинәт кенә төшүе күзәтеләчәк.
Тәүлек дәвамында 3-14 градус салкын булачак. Кар яву ихтималы бар.
16 гыйнварда терекөмеш баганасы 11-16 градуска кадәр төшәчәк, кар явуы көтелә.
17 гыйнварда, күпләп кар явуы һәм буран булуы, җил тизлеге 18-23 м/с ка җитүе көтелә. Төнлә 8-13 градус, көндез 2-7 градус салкын. Юлларда кар көртләре булырга мөмкин.
18 гыйнварда буран, көчле җил булачак, һава температурасы 10-15 градус салкын булачак.
Икенче атнаның дүшәмбесендә 28 градуска кадәр суытачак.
Сак булыгыз, юлларда бозлавык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа