Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә һава десант көчләре көне уза [+ФОТОЛАР]

Бүген бөтен Россиядә канатлы "пехота" елның иң мөһим вакыйгасын бәйрәм итә. Бу уңайдан Әлмәттә дә бәйрәм чаралары планлаштырылган.

Бәйрәмчә киенгән асыл ир-егетләр үзләренең ватан каршындагы бурычын һава десанты дивизияләрендә узулары белән бәхетлеләр. "Бездән башка беркем дә" - "Никто кроме нас" девизы белән бер түбә - зәңгәр күк астында берләшкән десентчылар барлык хәрбиләрдән үзгә буларак шулай бердәм итеп ел саен Мәңгелек ут мемориалы янына җыела. Көндезге унга расланган очрашуда Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары Ришат Сабиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов катнашты. Алар десантчыларга изге теләкләрен җиткерделәр һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң бергәләп Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды.
Әлмәт районында десантчы исемен горур йөрткән мең кеше исәпләнә. Араларында Россия Геройлары, Кызыл Йолдыз ордены һәм "Батырлык өчен" медале ияләре дә шактый. Бүген хәрби һава десанты дивизиясендә 24 әлмәтле хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса