Реклама
Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сөләйманова урамындагы «Ручеек»та шәхсән булды.
Шәһәрдә яшәүчеләр әлеге пунктны тиздән ябачаклары хакындагы имеш-мимешләргә борчылып, шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәннәр иде.
«Ручеек»ны ябу мәсьәләсенең бер дә кузгатылганы булмады. Ул алга таба да сезгә хезмәт итүен дәвам итәчәк», - дип белдерде әлмәтлеләргә Айрат Хәйруллин.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 7 су чистарту пункты эшли: Гафиятуллин урамы, 2, Төзүчеләр пр., 18, Ленин урамы, 64, Ленин урамы, 137, Киров урамы, «Менеджер» мәктәбе, Сөләйманова урамы, 23, Белоглазов урамы, 52.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+