Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 32 машинага арест салынган

Әлмәт суд приставлары быелның беренче яртыеллыгында бурычлыларга карата РФ чикләреннән чыгуны вакытлыча тыючы 3 671 карар чыгарган.

Алар буенча тулаем бурыч 486 млн сум тәшкил итә. 413 бурычлы әҗәтләрен кайтарган һәм аларга карата әлеге күрелгән чара вакытыннан алда туктатылган. «Дорожный пристав» комплексы ярдәмендә бурычлыларның 200 дән артык транспорт чарасы ачыкланган. Алардан 500 мең сумнан артык бурыч кайтартылган. 32 транспорт чарасына арест салынган. Болар хакында бүген район активы белән уздырылган киңәшмәдә Әлмәт суд приставлары бүлеге начальнигы Гөлназ Мөхәммәтшина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса