Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 1 Май бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген әлмәтлеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Көн яңгырлы булуга да карамастан, бу уңайдан оештырылган митингка халык күп килгән иде. Шулай ук балалар өчен уеннар да, сәүдә рәтләре дә эшләде.
1 Май элек-электән хезмәт ияләренең хокукларын яклау, таләпләрен җиткерү көне булып кала бирә. Менә быел да шәһәр паркындагы хезмәт батырлары аллеясына чәчәкләр салудан башланган чарада таләпләр язылган транспарантлар күп иде. Ел саен аларның эчтәлекләре алышынса да, «Лаеклы хезмәт! Лаеклы эш хакы! Бәяләр артуга юк!» кебекләре ел да кабатлана.

Профсоюзларның координация советы рәисе Марсель Бикморатов искәрткәнчә, эш хакы әле дә бәяләр артуын куып җитә алмый. Районда кризиска каршы чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсе начар түгел. Әлмәт уртача эш хаклары буенча республикада алда бара. Эшсезлек дәрәҗәсе дә иң түбәне. Бүген районда 244 тән артык күмәк килешү төзелгән.
- Әлмәт төбәге талантлы һәм хезмәтсөючән кешеләре белән дан тота, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин. - Шушындый яңгырлы көндә дә митингка килү халыкның актив булуы хакында сөйли. Мин районның социаль-икътисади үсеше программаларының һәммәсенең дә тулы күләмдә үтәлүенә ышанам. Тотрыклы үсеш белән тәэмин итүдә без ветераннарның күпьеллык тәҗрибәсенә зур өметләр баглыйбыз. Яшьләр аларның хезмәт казанышлары белән горурлана, яңа һөнәрләр үзләштерә, производствога заманча технологияләр кертә. Без, җитәкчелекнең бурычы - эш урыннары булдыру, яңа производство ачучы инвесторлар җәлеп итү, кешеләргә башка һөнәрләгә өйрәнүдә мөмкинлекләр тудыру. Әйе, проблемалар да бар. Бу юллар төзелеше, торак пунктларны чиста су белән тәэмин итү һәм башкалар. Алар интенсив чишеләчәк.

Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә Дәүләт Думасының VI чакырылыш депутаты Ринат Хәйров та катнашты. Ул әлмәтлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, 1 Майның безнең яраткан бәйрәмнәрнең берсе булуын искәртте.

- Бу көнне без хезмәт кешеләрен хөрмәтлибез. Мин аеруча район үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга зур рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге имин тормыш сезнең акыл һәм куллар белән төзелде. Якташларымның хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы, мәрхәмәтлелеге аларның оныкларын бәхетле киләчәк белән тәэмин итәчәгенә ышанам, - диде депутатыбыз. Аның теләкләренә «Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, «Радиоприбор» заводының яшьләр лидеры Марат Хәсәнов та кушылды.

Яңгыр дип эстафета вакыты да күчерелмәде. Быел да старт сызыгына йөгерергә укучылар, студентлар, предприятиеләрдә эшләүчеләр басты.
Эстафета барган арада Нефтьчеләр мәйданындагы сәхнәдә бер-берсен артистларыбыз алыштыра торды. Агымдагы елда бәйрәм сәламен үзләренең җырлары аша Татарстанның атказанган артисткасы Гөлдания Хәйруллина, «Татнефть», торба заводы, «Радиоприбор», «Әлмәт-Водоканал» җәмгыятьләре үзешчәннәре җиткерде. Талантлар күп Әлмәттә, сокланып карадым. Шунысы кызганыч, шушындый күркәм концертны караучылар гына бармак белән санарлык калган иде. Яңгыр үзенекен эшләде - күпчелек митинг тәмамлану белән җитәкчелек артыннан таралашырга ашыкты. Кеше булмагач, сәүдә рәтләре дә җыена башлады. Бәлки киләчәктә яңгырлы көннәрдә урнаштырыр өчен өсте япмалы гына тиз җыела-сүтелә торган корылмалар кую кирәктер. Рәхәтләнеп, юешләнмичә, туңмыйча карар идек концертларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса