Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең Үзәк мәчетендә шәһәркүләм Коръән укучылар бәйгесе узды

17 мартта шәһәребезнең Үзәк мәчетендә балалар арасында шәһәркүләм Коръән укучылар бәйгесе булып узды. Чараны Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе оештырды.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миннәхмәтов, бәйгене ачып, Коръәнне өйрәнүнең гаять дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте. Шәһәр Советы депутаты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Сәлахов та балаларны чын күңелдән тәбрикләп, аларга уңышлар теләде.

Бәйге дүрт номинация буенча үткәрелде. Анда катнашучы малайлар һәм кызлар сүрәләрне яттан сөйләүдә генә түгел, Изге китапны дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләре буенча укый белүдә дә көч сынаштылар.

Нәтиҗәдә 2-6 яшьлекләр номинациясендә Әмирә Хөснуллина белән Ислам Насыйров; 7-9 яшьлекләр арасында Хәдичә Хаметова белән Әхмәт Мирсәетов; 10-12 яшьлекләр номинациясендә Асия Мөфлехунова һәм Абдулла Әүхәдиев; 13 яшьтән алып 15 яшькә кадәргеләр арасында Алсу Зәйдуллина һәм Фирдәвес Бакиевлар җиңүче булды.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырылды. Шулай ук алар 27 мартта Коръән укучы балаларның республика бәйгесендә катнашу хокукына да ия булдылар.

Э. Хәсәншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250