Әлмәтнең Үзәк китапханәсенә шигырь бәйгесендә катнашырга чакыралар
Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә язучы Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышланган шигырь бәйгесе игълан ителгән.
Ул 20 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә булачак. Бәйгедә урта һәм югары уку йортларында белем алучылар катнаша ала. Бер уку йортыннан 3-5 кешегә үзен сынап карап мөмкинлеге бирелә.
Конкурста катнашу өчен 19 октябрьгә кадәр гариза тапшырырга һәм үзең иҗат иткән шигырьне С. Сөләйманова урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан Үзәк китапханәнең методик бүлегенә тапшырырга кирәк.
Шигырь темалары:
1. Экология елы
2. Туган як
3. Ирекле тема
Белешмәләр өчен телефон: 43-27-93
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia