Әлмәтнең яшь җырчылары бүләкле булды
Казанда вокальчыларның "Сандугач-Соловьей" IV Халыкара бәйгесе узды.
Анда әлмәтлеләр дә катнашты. "Страна Чудес" театр-җыр ансамбле "(җитәкчесе Ольга Авдонина) "Эстрада вокалы" номинациясендә I дәрәҗә лауреатлар булып танылды. Динара Гыйрфанова да II дәрәҗә лауреат, Дарья Демьянова I дәрәҗә дипломат булып кайтты. Кызлар 1 нче балалар музыка мәктәбендә белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа