Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең Яңа Кәшер санаторий-интернат мәктәбенә 50 ел

Яңа Кәшер санаторий-интернат мәктәбе 50 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм кысаларында мәктәпнең беренче директоры Имам Ихсанов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Тантанага район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы, мәгариф идарәсе начальнигы Наҗия Хәйдәрова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов та килгән иделәр. Алар интернат мәктәпнең белем һәм тәрбия бирүдән тыш сәламәтләндерү белән дә шөгыльләнүен ассызыкладылар, изге теләкләрен җиткерделәр, фидакарьләргә төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бүген санаторийда 100 бала яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250