Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең популяр журналистлары ачыкланды

"Знамя труда" газетасы тарафыннан район Советы һәм башкарма комитеты, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе белән берлектә оештырылган "Популяр журналист" бәйгесенә йомгак ясалды.

Өченче тапкыр уздырылучы конкурста быел 22 кеше катнашты. Җиңүчеләр "Знамя труда"ның рәсми сайтында тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланды.

Иң күп тавыш иясе Елена ФИЛАТОВА - "Нефтяные вести" газетасы корреспонденты җиңүче исемен яулады.

Корпоратив басма журналистлары арасында Светлана ЕЖОВА - "Әлмәтнефть" идарәсенең "Нефтяник" газетасы мөхәррире, район газеталары арасында Алсу ХӘЙБРИЕВА - "Знамя труда" газетасының бүлек редакторы, телевидение журналистлары арасында Елена МАРДАНШИНА - "Альметьевск РТВ" корреспонденты җиңүгә лаек булдылар.

"Дебют" номинациясендә "Знамя труда" корреспонденты Евгения ГЕРАСИМОВА бүләкләнде. Кысыксындыру бүләкләре "Әлмәт таңнары" газетасы корреспонденты Ләйләгөл МИНАЕВАга, "Луч" телекомпаниясе корреспонденты Жанна САМОЙЛОВАга, "Альметьевск РТВ" телекомпаниясе шеф-редакторы Эдуард ПРОКОПЬЕВка тапшырылды.

Барлык җиңүчеләр дә дипломнар һәм "Татнефть" компаниясе, "Әлмәтнефть" идарәсе, "Вояж-тур" туристик фирмасы, "Diva" матурлык салоны, "Bushido" фитнес-үзәге тарафыннан бирелгән бүләкләргә ия булдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса