Әлмәтнең миһербанлы күңел иясе
Киң күңелле, олы йөрәкле ана - шәһәрдәшебез Гөлназ Хөсәенова хакында аны белүчеләр әнә шулай диде. Якыннан аралашканнан соң әлеге юллар авторында да шундый тәэсир калды. Я, әйтегез, күпмебез өч балабыз янына заманында гаиләсен ташлап киткән әтисенең балаларын сыйдыра, аларга наз-игътибар өләшә ала?
Балаларыңның тәүфыйгын, куанычын күрәсең килсә, алар тәрбиясенә игътибарыңны жәлләмәскә кирәк дип исәпли Гөлназ ханым.
- Гөл дә су сипмичә, карамыйча үсми. Балалар да шуның кебек: кайгыртмасаң сынарга да, ялгыш сукмакка аяк басарга да мөмкиннәр. Ана кайчан бәхетле була? Әлбәттә, балалары "әни" дип өзелеп торганда, тормышта үз урыннарын тапканда гына. Әниебез искиткеч кеше, без аның үрнәгендә үстек, - диде әңгәмәдәшем.
Чынлап та, Зөбәрҗәт апа Фарукшинаның сабырлыгына сокланырлык. Ире аны өч баласы белән ялгызын калдырып, башкага китә. Бер караганда күңел ачу-рәнҗеш белән тулы булырга тиеш кебек. Әмма ул балаларына моны сиздермәскә тырыша, аларны нинди генә хәлләргә юлыксагыз да кеше булып калыгыз, киң күңеллелегезне югалтмагыз дип өйрәтә.
Дөнья бер көлдерсә, биш елата дигәндәй, башка гаиләгә киткәч, күмедер вакыттан соң ир нык авырып китә, яңа хатын үзенең һәм уртак ике малаен - өч баласын калдырып каядыр чыгып югала. Балаларны приютка алып китәләр. Күп тә үтми, әтиләре дә гүр иясе була. Малайларның үз әниләре исән булса да, Зөбәрҗәт апа һәм аның кызларының моңа йөрәге бик әрни.
- Әни миңа "Кызым, малайларны алып кайтырга кирәк", - диде. Шулай итеп, алар белән элемтә урнаштырдык, хәлләрен белеп, гел ярдәм итеп тордык, кунакка алып кайта башладык. Күпчелек алар бездә булды, чөнки үземнең дә ике ул бит. Әтинең уллары безнең әнигә "Дәү әни" дия башладылар. Әнигә ияреп, мин дә аларга "улым" дип дәшә башладым. Үз улларым кебек якын, кадерле алар миңа, - диде
Гөлназ ханым аларның яраткан апасына әйләнә. Олысының тәртипсезләнә баруын сизеп алуга, чарасын күрергә керешә. Армия хезмәте бераз үзгәртсә дә, "шуклык" әле дәвам итә. Апасы бу юлы Радикны контракт буенча хәрби хезмәткә озата. "Безнең апа бик таләпчән ул, ярый әле мине вакытында күреп, туктатып, тәртипкә утыртты" , - ди узган ел үткән туенда Радик кунаклар алдында аңа рәхмәтләрен җиткереп. Хөсәеновлар гаиләләре белән туйга Севастопольгә кадәр баралар, алай гына да түгел, туй чыгымнарын да күтәрәләр.
Кечкенәсе Марсель дә өйләнер алдыннан башта Гөлназ апасының һәм дәү әнисенең хәер-фатихасын ала. "Аның өйләнәм дигән сүзен ишетү белән әни шунда ук "Улым, үзеңә кәчтүм-чалбар алырсың дип акча чыгарып салды", - ди Гөлназ ханым. Үзләре күзле-башлы булсалар да, энеләр һаман да көн саен телефоннан шалтыратып, кунакка кайтып, хәл-әхвәлләрне белешеп торалар.
Гөлназ Хөсәенованың үзенең дә өч баласы бар. Уллары Айдар белән Илмас 2 нче лицейны тәмамлап, Санкт-Петербургта абруйлы университетта белем алдылар, шунда эшкә урнаштылар. Әти-әниләренең горурлыгы алар. Тәртипләре, холыклары, кече күңелле була белүләре, тырышлыклары белән дә. Төпчекләре Диана - мәктәп укучысы. Анысы да абыйларыннан калышмаска тырыша.
Алар белән шөгыльләнергә, барысын да күреп өлгерергә, әтисенең улларын да күз уңыннан ычкындырмаска каян вакыт җиткергәндер Гөлназ ханым? Эше дә җиңелләрдән түгел ләбаса. Үзәк район шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгәненә быел 31 ел тулган. Шуның соңгы 13 елында Гөлназ Марсовна өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкара. Балалар үстергән арада ике югары белем алырга да өлгергән. Башта Уфада педагогия институты, аннан Казанда сессияләр. Психиатрия диспансерында психолог ярдәме күрсәтә башлавына да 14 ел икән инде. Бер эштән кайтасың, икенчесенә йөгерәсең дигәндәй. Өйдә дә сине тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләр көтә. Ә балалар? Аларга аерым игътибар, контроль кирәк.
- Өлгерәм инде. Без бит шуңа күрә хатын-кызлар, тормыш учагын сүндермичә, җылылыгын һәрберебезгә җитәрлек итеп сакларга тиешле затлар. Безнең гаилә ирем Рамил аркасында ныклы. Ул минем барлык башлангычларга теләктәшлек белдерә. Кыскасы, ныклы, ышанычлы таяныч. Мин, чынлап та, таләпчән, кырыс әни. Кирәгендә назлы да, кырыс та була белергә, кисәтүен дә ясарга, баштан да сыйпарга кирәк дип уйлыйм. Барысы да чамалы булырга тиеш. Әни булу - зур бәхет. Күз алдына китерегез: балаларыңның һәммәсе килеп кереп (өстәвенә киленнәр дә) сине әйләндереп алсыннар әле. Тату яшәр, бәхетле ана булу өчен бер-береңне аңларга да кирәк, - диде саубуллашканда Гөлназ Хөсәенова.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа